2025 елның 28 ноябрендә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелде.
Конкурс ел саен Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппаратын координацияләү, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәме белән 2017 елдан бирле уздырыла.
Конкурсның максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлегенә җәлеп итү. Конкурска 44 гариза һәм 260 эш керде.
«Татарстан Республикасы коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырту буенча иң яхшы телесюжет (яисә телетапшырулар) » номинациясендә җиңүчеләр:
I урын - Хәйретдинова Алия Юныс кызы, «Яңа Гасыр» сәүдә-күңел ачу комплексы» АҖ;
II урын - Байрактар Мөршидә Хәнәфи кызы, «Татарстан» ДТРК;
III урын - Камалова Елена Вячеславовна, “Чаллы-ТВ” телекомпаниясе.
«Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырту буенча иң яхшы радиосюжет (яисә радиотапшырулар)» номинациясендә җиңүчеләр:
I урын - Усманова Алсу Хафизовна, «НурРадио» ҖЧҖ («Нурлат радиосы»);
II урын - Мөхәммәтова Әлфия Марселовна, “Радио Актаныш”;
III урын - “Крепостина Йолдыз Салихҗановна, “Татарстан Радиосы” (“Татарстан” ДТРК).
«Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырту буенча басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы басма» номинациясендә җиңүчеләр:
I урын - “Гаилә һәм мәктәп” журналы редакциясе;
II урын - Галиева Ләйсән Рәшид кызы, «Дуслык» газетасы («Дуслык», «Туслах»);
III урын - Хәсәнова Рузилә Рифкать кызы, «Актаныш таңнары» газетасы; III урын - «Әтнә таңы» газетасы редакциясе.
«Интернет» челтәрендә Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырту буенча иң яхшы публикация» номинациясендә җиңүчеләр:
I урын - Галиәхмәтова Чулпан Наеловна, “Сөембикә” журналы;
II урын - Низаев Юлай Азаматович, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы;
III урын - “Хузур” нәшрият йорты - “Тынычлык”; III урын - Гыйльманова Гөлгенә Мансуровна, “Ватаным Татарстан” газетасы.
Җиңүчеләрне котлыйбыз, уңышлар телибез һәм бүләкләү тантанасына чакырабыз!